Чын кеше. (Эхлак дэресе).


Аерым ф ә нн ә рне тир ә нтен ү зл ә штер ү ле 2 нче санлы Актаныш урта гомуми белем бир ү м ә кт ә б е
Дәрес укучыларны чын кеше булу өчен үзеңдә нинди сыйфатлар тәрбияләргә кирәклегенә төшендерү, аларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү максатыннан үткәрелә.
Тактага түбәндәге язма эленә:
“ Кешедә барысы да матур булырга тиеш: йөзе дә, киеме дә, күңеле дә, уйлары да”. (А.П.Чехов)
I .Уңай психологик халәт тудыру.
Кеше кайчан матур була?
Кеше матур шулвакыт –
Иле өчен, халкы өчен
Олы данга ирешеп тә
Кече булып калганда.
II. Өйгә бирелгән эшне тикшерү.
– Сезнеңчә, кешедә нинди матурлык әһәмиятлерәк? Тышкы матурлыкмы яисә эчке матурлыкмы? (Укучыларның җаваплары тыңлана).
Ә. Еникинең “ Матурлык” хикәясенә бәя бирү.
— Бәдертдин шәкерт матурлыгы;
ә) Хикәядән шул өзекне табып уку.
б) Бәдертдиннең әнисен шәкерт ни өчен матур, ди?Ни өчен аның йодрык төйнәп кычкырасы килә? Йодрыкны кайчан төйниләр?
в) Бәдертдин ни өченәнисенә мөрәҗәгать итә?
г) сезнең янәшәдә матур кешеләр бармы?(Һәр төркемдәге укучылар “Иң матур кеше ”дигән темага уңышлы язылган бер иншаны укыйлар.)
Укытучы В.Сухомлинскийның “Чын кеше” дигән хикәясен укый.
Төркемнәрдә тикшерү өчен сораулар:
Хикәядә сүз нинди кешеләр турында бара? (яхшы һәм начар кешелә турында.)
Бик яхшы кешеләрне икенче төрле ничек дип йөртәләр? (Чын кешеләр.)
Димәк, бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барачак? (Чын кеше турында.)
“ Чын ”сүзен сез ничек аңлыйсыз?
“ Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”нә мөрәҗәгать итсәк, “чын- нәкъ үзе булган, иң яхшы үрнәк, ясалма түгел, табигый, чынбарлыктагыча булган”, дигән мәгънәне аңлата.
( Тактага схема эленә.)
Нәкъ үзе ясалма табигый иң яхшы чынбарлык-
булган түгел үрнәк тагыча булган
Төркемнәрдә тикшерү өчен сораулар:
Юлчы нинди кеше? (Ул бик тә саран, үзеннән дә кызгана, кешеләргә дә изгелек эшләргә күнекмәгән.)
Икенче юлчы нинди кеше? Аны яхшы кеше дип буламы? (Укучыларның җавабы тыңлана.)
Ә өченче юлчы турында нәрсә әйтә аласыз? (Ул чын кеше.)
Ни өчен? (ул үзе турында гына уйламый.)
Чын кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? (Укучыларның җавабы тыңлана. Тактага түбәндәге схема эленә.)
яхшы ихлас саф акыл белән игелекле
күңелле эчкерсез йөрәкле эш итә изгелекле
миһербанлы намуслы юмарт
Чын кеше турында нинди мәкал һәм әйтемнәр беләсез? (Укучыларның җаваплары тыңлана.)
Кеше булу кыен түгел,
Кешелекле булу кыен.
Юлдаш булгач белерсең.
Чын кеше булганда гына кеше гүзәл була.
(Меландр, борынгы грек драматургы)
Кеше кешегә көзге булып хезмәт итә.
(Көнчыгыш халык нәсыйхәте)
Чын кеше булу өчен үзеңдә нинди сыйфатлар тәрбияләргә кирәк?(Хезмәтне яратырга; кешегә ихтирамлы, ярдәмчел булырга; мактанмаска; күп укырга, начаргадәтләргә ияләнмәскә.
Үзебез яшәгән җирлектә (класста, мәктәптә)кемнәрне сез чын кеше дип әйтә аласыз? (Бер укучының иншасыннан өзек китерелә.)
“ Бер караганда бөтен тышкы кыяфәте, гаҗәеп бер нечкә зәвыгы, өстенә кигән килешле киеме, мөлаем һәм үткен күз карашлары белән зыялыларны хәтерләтсә, икенче караганда эшлекле, җитез хәрәкәтле авыл кешеләренә хас гадилек һәм берникадәр уйчанлык, моңсулык та күрәм мин аның күзләрендә.
Күршедә генә яшәгәнгә күрә, мин аларның йорт-җиренә дә сокланам. Аерым бер нәкыш бизәкләр төшерелгән койма һәм капкадан ук башлана ул матурлык.
Искиткеч бер тәртип һәм зәвык белән утыртылган бакчасында ниләр генә үстерми ул?!
Чын кеше булу өчен бик күп күркәм сыйфатлар бар анда. Аның хәтта исеме дә җисеменә туры килә:Гадел! Һәр эштә, һәркайчан гадел булу – аныңнамусы, вөҗданы тәлап иткән төп сыйфаты.
Чыннан да, яшьтән хезмәт тәрбиясе алган,әдәп-әхлакка өйрәтелгән кеше – чын кеше ул!”
Бүген бу язманың герое бездә кунакта. (Сүз бирелә.)
Укытучы. Һәрвакыт шулай,гомерегез буена районыбызның чын кешесе, горур заты булып калыгыз!
— Бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек?
— Чын кеше булу җиңелме, кыенмы? Ни өчен?
Сезнең гаиләдә, нәселдә нинди чын кешеләр бар? Аларның кайсы яклары сезгә үрнәк?
Эхлак перевод на русский
Аулак — 甌雒/甌駱 Королевство 257 до н. э. 207 до н. э … Википедия
аулак — 1. с. Тыныч, кеше йөрми торган, кешесез 2. и. Кешесез, тыныч урын. Аулак өй. АУЛАК СҮЗ – диал. Сер, яшерен сүз. АУЛАК ӨЙ – Ата ана, олылар берәр җиргә киткәч, ялгыз калган йорт; шунда кич утыру яки егет кызлар белән уен мәҗлесе … Татар теленең аңлатмалы сүзлеге
АУЛАК — гос во в Сев. Вост. Индокитае в 3 2 вв. до н. э. Было населено предками вьетнамцев лаквьетами, переселившимися из басс. р. Янцзы и смешавшимися с местным аустроазиатским и протоиндонез. населением. Занимало среднее и нижнее течение pp. Красной,… … Советская историческая энциклопедия
Аулак — госуд. в Сев. Вост. Индокитае в 3 2 вв. до н.э. Было населено предками вьетнамцев лаквьетами, переселивш. из басс. р. Янцзы и смешавш. с местным аустроазиатским и протоиндонез. населением. Занимало ср. и ниж. теч. рр. Красной, Черной,… … Древний мир. Энциклопедический словарь
АН ЗЫОНГ — Тхук Фан (ок. 275 208 до н. э.), король гос ва Аулак с 257 до н. э. Принадлежал к династии Тхук (Шу), вышедшей из Сычуани. Первоначально глава союза племен или небольшого гос ва Тейву на терр. Сев. Зап. Вьетнама. После победы в борьбе с др.… … Советская историческая энциклопедия
Исторический очерк — Обзор историографии В. Периодизация истории В. Вьетнамская феод. историография начала складываться в 13 в. Первым крупным ее представителем явился Ле ван Хыу, издавший в 1272 Дайвьет ши ки ( Исторические записки о Дайвьете ), очерк истории… … Советская историческая энциклопедия
История Вьетнама — История Вьетнама … Википедия
Вьетнам (исторические названия) — Юго Восточная Азия в 1400 году Темно зелёный: Лансанг Пурпурный: Ланна Ора … Википедия
Династия Чьеу — Чьеу или Чжао Страна: Намвьет (南越, кит. Наньюэ) Титулы: Властитель Наньхай; Король Намвьета (南越王: Nányuè wáng); Император Намвьета (帝南越: dì Nányuè). Основатель : Чьеу Да (趙佗, кит. Чжао То) Последний правитель: Чьеу Тхуат Зыонг ( … Википедия
ВЬЕТНАМ — Социалистическая Республика Вьетнам (Cong Hoa Xa Hoi Chu Nghia Viet Nam), СРВ, государство в Юго Вост. Азии, на п ове Индокитай. 332 тыс. км². население 70,9 млн. человек (1993); главным образом вьетнамцы (88%), всего св. 60 народностей и… … Большой Энциклопедический словарь











