Татарин Идегей против чингизида Тохтамыша. За Булгар и Идиль.
Давным давно, во время Золотой орды, жил в прекрасном городе хан Тохтамыш. Жил он в городе Сарай, владел несметными богатствами, золотым троном и дворцами, воинами и рабами. Правда, рабам жилось при нем очень плохо, не любил их хан Тохтамыш, как не любил и коренной народ, населявший местность от Яика до Идиля, включая и блистательный город Булгар. Но не всемэтим гордился и хвалился великий хан. А гордостью его был Черный сокол Тюкли Аяк, и был при этом соколе татарин, следивший за ним, и звали того татарина — Кутлукыя. И вся история началась с этого великолепного сокола. Властитель Самарканда, не менее великий хан Темир, обратился с просьбой к Тохтамышу с просьбой отдать ему сокола, на что Тохтамыш недвусмысленно разъяснил, что сокола Темиру не видать, так как он отпрыск Чингиза, а Темур вообще безродный хан. После чего оба затаили друг на друга обиду и затаились, ожидая удобного случая для сведения счетов.
И вот, у славного сокола Тюкли Аяка родилось двое птенцов, после чего выяснилось, что птенцы подменены и являются безродными. Тохтамыш обвиняет сокольничего в подмене, тот в ответ высказывает все, что накипело в сердце, которое устало от боли за татар, за отношение к ним, унижения, которые испытывает его народ. Недолго думая, кровожадный хан повелевает убить Кутлукыя, сжечь его дом и убить заодно его новорожденного сына — Идигея. За татарина вступается советник хана Джан Темир, но не имеет успеха. Но имея благородное сердце и шесть сыновей, он бежит к себе в дом, хватает самого младшего, затем бежит в дом татарина и меняет детей. Палачи сжигают дом и убивают младенца, сына советника, а Идигей попадает в семью Джана Темира. Вот так, жизнью заменив смерть, и растет Идигей, не по годам, а по часам. И вскоре становится могучим богатырем, наделенным не только силой, но и знаниями, а так же обладающий недюженным умом. Вскоре он начинает подчинять себе молодежь из знати, становится одним из советников хана Тохтамыша, который начинает испытывать не только уважение к нему, но и страх. Вскоре он отомстил палачу своего отца — казнил его сына по праву- за воровство. Идигей становится военачальником, женится, и у него рождается сын. И тут вмешивается жена Тохтамыша — Джанике. Она подговаривает убить Идигея, насыпав ему яд в чашу. Тут выходит осечка, так как влияние Идигея уже проникло во все слои населения, в том числе и в охрану дворца, которые и предупредили его о яде, а так же подготовили его бегство. Идигей бежит к Темур хану. По пути убивая тирана, который пленил дочь Темура. Великан перед смертью признается ему, что он — старший брат Идигея, и предрекает ему ссоры с сыном и ранение от отпрыска. Идигей с почетом прибывает ко двору Темира, женится на его спасенной дочери. При Темуре он становится одним из военачальников, получает богатство и почет. Вскоре к нему присоединяется и его сын, изгнанный с Родины Тохтамышем. Но тоска по родине, жажда мести за убитого отца и деда, переживания за свой народ, не дают покоя татарам. Через некоторое время отец и сын при поддержке Темура выдвигаются войной на Тохтамыша. В ходе битвы войска Тохтамыша разгромлены Идигеем, а сам он убит его сыном, Нурадыном. (скорее всего, имя его было — Нураддин, что означает Свет веры). Булгар, Казань и Сарай пришли в разорение в следствии этих сражений, но восстановлены Идигеем. После того, как сын Идигея Нураддин убил Тохтамыша, Джанбай, друг и советник хана, путем интриг и женщины поссорил отца с сыном и в действительности, Нураддин выбил глаз Идигею. Они расстались. Через какое то время, после пленения и освобождения Нураддина, они помирились, но.
Сын Тохтамыша — Кадырберды со временем окреп и решил отомстить Идигею, уже старцу. Но судьба сложилась так, что Идигей прервал род Тохтамыша, убив и его сына. Но окружение Кадырберды погналось за раненым Идигеем и убило его.
Так закончилась жизнь славного героя татарского народа Идигея, боровшегося за его свободу. В истрии этой, в битве с Тхтамышем, великий хан Темур показал себя несколько трусоватым и мстительным, после победы предавшим Идигея, назначив эмиром Сарая своего подчиненного, которого впрочем, благополучно и убил Идигей, а заоодно с ним и пару десятков вельмож Темура. Немалую роль в смуте между сыном и отцом, и целиком в их жизни, сыграли женщины — жена и дочь Тохтамыша, интриги вельмож. Но так всегда бывает — кто силен духом и телом, храбр и честен, тот мало видит интриг и ничего в них не понимает, легко поддается им и погибает. Лучшие сыны своего народа. В эпосе действие происходит как на Идиле, Яике, в Булгаре, Сарае, так и в Самарканде, по пути рассказывая и о «побочных» действиях родственников и ханов.
Вскоре после смерти Идигея и Золотой орде придет конец, но память о них еще долго будет тревожить умы и воображение людей, побуждая к спорам и дспутам.
Урок по литературе «Идегэй» дастан
Тема. “Идегәй” дастаны буенча дәрес.
Максат. 1. Дастанда сурәтләнгән тарихи шәхесләр алдында торган төп проблемаларны, геройлар арасында килеп чыккан каршылыкларның төп сәбәпләрен ачыклау.
2. Дастан белән эшләү күнекмәләрен үстерү.
3. “Идегәй” дастанының татар әдәбиятында тоткан урынын, аның әһәмиятен ачыклау.
4. Укучыларда татар халкының үткәненә, тарихи шәхесләренә карата ихтирам тәрбияләү.
Җиһазлау. “Идегәй” дастаны, дастаннан алынган төрле өзекләр, “Татарстан” журналы (1992 ел, 1-2 нче саннар), “Идел” журналы (1991 ел, 8-9
нчы саннар), Р. Фәхретдиновның “Аксак Тимер, Туктамыш һәм Идегәй” мәкаләсе (“Ватаным Татарстан”, 1995 ел, 18 нче февраль саны), Алтын Урда дәүләте картасы (14 нче гасыр), “И Идел-йорт. ” җыры язмасы (А. Фәйзрахманов башкаруында), укучылар әзерләгән материаллар (алар ел саен арта баралар, чөнки тарихи материаллар күп басыла).
Оештыру. Дәреснең темасы әйтелә, максатлары ачыклана. Һәр укучы алдында дәрес өчен кирәкле материаллар. Игътибар тактада язылган сорауларга юнәлтелә.
Дастанда сурәтләнгән тарихи чорның үзенчәлеге.
Дастанның төп геройлары (Туктамыш хан, Идегәй) һәм калган геройлар турында мәгълүмат, аларның тарихта тоткан урыннары.
Идегәй һәм аның улы Норадын. Идегәйнең ялгышлары.
Дастанда яхшылык һәм яманлыкның чагылышы.
Әсәрнең татар әдәбиятында тоткан урыны.
Искәрмә. Дәрестә мөмкин кадәр күбрәк укучының чыгышы тыңлана. Тиешле урыннарда укытучы кайбер төзәтмәләр кертергә яки тулыландырырга мөмкин. Дәрес планында укучыларның фәнни мәкаләләрдән алган мисаллары күрсәтелмәде, бары тик аларның үз фикерләре һәм дәреслектән алган өзекләр генә бирелде.
Дәрес “И Идел-йорт. ” җырының язмасы белән башланып китә. 1 нче сорауга җавап бирергә карта янына чыккан укучы сөйләгәндә шул җыр башкарыла.
Укучы. (Алга таба да бик күп укучыларның чыгышлары тыңланыр, без аларның барысын да “Укучы”сүзе белән билгеләп китәргә булдык). “И Идел-йорт, Идел-йорт, Идел эче имин йорт. ” Әйе, Себердән алып Азов диңгезенә кадәр сузылган гаять зур территориядә Алтын Урда дәүләте яшәгән (картадан күрсәтә). Аның данлы-шанлы вакытлары булган. Вак-вак кенәзлекләргә таркалган Рус дәүләтенең берләшүенә, аның алга таба үсешенә дә көчле этәргеч биргән ул. XIV гасыр ахырларында бу куәтле дәүләт бик нык какшый. Морзаларның, ханнарның сугыш-талашлардан башлары чыкмый, алар үзәк хакимияткә көчәергә ирек бирмиләр: сәүдә юллары өзелә, дәүләт көчсезләнә.
Төньяк-көнбатышта Литва, Рус дәүләтләре бай җирләрне тартып алырга уңайлы вакыт кына көтеп торалар. Көнъяктан Алтын Урдага Аксак Тимер теш кайрый. Исеме дастаннарга кереп калган Идегәй нәкъ шул чорда яшәгән.
Укытучы. Идегәй турында нинди фикерләр әйтергә телисез?
Укучы. Дастанда Идегәй Котлыкыя улы дип бирелә, әмма тарихи чыганакларда аның Балтача улы булуы билгеле. Фарсы язучысы Хафиз Абру хезмәтендә аның әтисе Балынмак исеме белән телгә алынган. Дастанда без Идегәйнең Җантимер тарафыннан (ул Туктамыш ханның киңәшчесе, Котлыкыяның дусты итеп бирелә) коткарылуын күргән идек. (Укучы дастанның шул турыда язылган өзеген искә төшерә). Үз улы Кобогылны корбан итеп, Котлыкыяның бердәнбер улы Идегәйне коткарып калырга аны нәрсә этәрде икән соң? Мин моңа болайрак җавап бирер идем. Мондый адымга бары тик ватанпәрвәрләр генә бара ала. Җантимер үз баласын ничек кенә өзелеп яратмасын, беренче чиратта аны ил язмышы борчый. Котлыкыя һәм аның баласы юк ителә икән, затлы нәсел дә юкка чыга дигән сүз. Ханнар нәселеннән булмаса да, ил язмышында әһәмиятле урынны алып торган әмир баласы яшәргә тиеш. Кобогыл исеме белән Туктамыш хан сараенда үскән Идегәйнең исеме, чыннан да, Алтын Урда тарихында ханнар исемнәре белән янәшә тора.
Укучы. Минем фикеремчә, Идегәй – гаять каршылыклы шәхес. Җучи нәселеннән килмәгәнлектән, аның Алтын Урда тәхетенә утырырга хакы булмый. Шуңа да карамастан Идегәй – “таҗсыз хан” – күндәм ханнарны тәхеткә утыртып, Алтын Урданың чын хуҗасына әйләнергә тели. Ул 1397-1411 елларда (15 ел буена) ил белән идарә итә. Искиткеч кыю йөрәкле, хәрби осталыгы югары дәрәҗәдә булган Идегәй чорында дәүләт тагын бер мәртәбә үзенең көчен күрсәтеп ала. Моңа 1409 елдагы Мәскәү белән булган сугышны мисал итеп китерергә була. Идегәй бер яктан илне ныгыту өчен көрәшә, икенче яктан исә үзе үк илне таркатуда катнаша. Туктамыш тарафыннан эзәрлекләнгән Идегәй Алтын Урданың дошманы Аксак Тимер янына качып китә. Алай гына да түгел, аның Алтын Урдага сугыш белән килүенә каршы төшәсе урында үзе дә Аксак Тимер белән бергә Туктамышка каршы чыга. Ханнан үч алу теләге ил язмышыннан өстен чыга. Көчле сәясәтче саналган Идегәйнең моны аңлый алмавына ышанасы килми. Ни генә булмасын, халык үз героен аңлый. Дастанда бу вакыйгалардан соң аның бик үкенүен күрәбез: ул таланган илен күреп әрни, аның никадәр газиз булуын тоя. (Идел-йорт турындагы өзек укыла).
Укучы. Әтисенең үтерелүе аркасында, ул Туктамыш ханга гомер буе үч саклый. Алтын Урда ханына каршы сәясәт үткәрүенә төп сәбәпне тирәннәнрәк эзләргә кирәк. Мин моның сәбәбен Р.Фәхретдиновның “Аксак Тимер, Туктамыш һәм Идегәй” мәкаләсеннән таптым. Галим фикеренчә, Идегәй үзендә ил белән идарә итәрлек сәяси сәләтне тойган һәм ул дәүләт белән идарә итәргә омтылган, ләкин хан буларак түгел, чөнки ханнар нәселеннән түгел. Ул моның өчен үзенә буйсынган күндәм ханнардан файдаланырга уйлаган. Алдагы укучы әйткәнчә, Идегәй моны эшли алган: озак еллар дәвамында, тәхеткә утырмыйча гына, ил белән идарә иткән.
Укытучы. Бу фикер, чыннан да, расланган, укучы белән килешәбез. Идегәй хакында игътибарга лаеклы тагын нинди фикерләр әйтә аласыз?
Укучы. Ибне Гарабша тарафыннан Идегәй болайрак сурәтләнгән: “Ул кара кучкыл йөзле, урта буйлы, тыгыз һәм таза тәнле, батыр, куркыныч кыяфәтле, зур акылга ия, юмарт, ачык елмаюлы, тапкыр һәм зирәк кеше иде.”
Чыгышы белән монгол булса да, соңыннан татарлашкан “мангыт” кабиләсеннән, ә мангытлар нугай татарларының төп этник нигезен тәшкил итәләр.
Укучы. Идегәй – каршылыклы шәхес дигән идек. Алтын Урда дәүләтен саклап калырга теләсә дә, үзе үк аның таркалуына зур өлеш кертә. Мин аны татар дәүләтчелегенең көзгесе сыман итеп күз алдына китерәм.
Укучы. Идегәйне көчле шәхес дип уйласак та, мин аның үз мәнфәгатьләрен ил мәнфәгатьләреннән өстен куюын аңлап бетерә алмыйм. Ничек инде үз илеңнең дошманыннан (Аксак Тимердән) ярдәм сорарга, аңа ышанырга була? Ил язмышы хәл ителгән чорда ул, вакытлыча булса да үзе турында уйламыйча, Туктамыш белән бергә булырга тиеш иде, минемчә. Аның ялгышлары илгә бик кыйммәткә төшкән.
Укытучы. Әйе, галимнәр дә мәсьәләнең бу ягына шулайрак бәя бирәләр. Еракта калган тарихи вакыйгалар нинди генә булмасын, Идегәйне халкы бик яраткан, дастанда без аның турында бары тик җылы фикерләр генә укыдык. Димәк, Идегәй, беренче чиратта, халкына хезмәт иткән, аны хөрмәтләгән булырга тиеш. Ә менә Туктамыш хан турында сез ниләр әйтә аласыз?
Укучы. Мин Туктамыш ханны начар яктан искә ала алмыйм. Ул Алтын Урданың бөек ханы булган, аны саклап калу өчен тырышкан, көрәшкән. Дөрес, дастанда ул тискәре характеда бирелгән. Мин моңа гаҗәпләнмим, чөнки дастан – халык авыз иҗаты әсәре, ә халыкның үз ханнарын бик үк яратып бетермәве сер түгел. Халык вакыйгаларның өске ягын гына күрә, ә төп серләрне белеп тә бетермәскә мөмкин.
Укучы. Мин синең белән килешәм. Туктамыш ханга үз илендә идарә итү бик җиңел булмаган, чөнки тәхет өчен көрәшкән үз якыннары – татарлар ук аңа каршы чыкканнар. Ә бит әле аңа урыс иле дә, Аксак Тимер дә гел куркыныч тудырып торганнар. Туктамышка үз иленең бердәмлеген, бәйсезлеген саклау белән бергә, төрле каршылыкларны да җиңеп чыгу өчен көрәшергә туры килгән. Ул гадел көрәштә һәлак булган.
Укытучы. Миңа сезнең фикер йөртә белүегез ошый. Нинди дә булса нәтиҗәгә килгәнче, тагын бер сорауга тукталыйк. Идегәй белән Туктамыш арасындагы каршылык бердәнбер каршылык түгел. Идегәй һәм аның улы Норадын арасында да каршылыклар булганлыгы билгеле. Әйдәгез, бу ике герой турында да берничә сүз әйтеп китегез.
Укучы. Дастанда Норадын Идегәйнең улы дип бирелсә дә, кайбер галимнәр аны Ырыс ханның кече улы дип язып чыктылар. Туктамыш Ырыс ханны җиңгәч, аның улын Идегәйгә тәрбиягә бирә. Димәк, Норадын ханнар нәселеннән була. Туктамышны үтергәннән соң, Норадын әтисеннән үзен тәхеткә утыртуын сорый. Идегәй ризалашмагач, ул аны илдән үк куып җибәрә. Бу ата белән ул арасында каршылык китереп чыгара. Норадын Туктамышның улы Кадыйрбирде тарафыннан үтерелгәч, Идегәйнең кайгысы чиксез булуын күрәбез. Ул моның үчен ала, ягъни Кадыйрбирдене үтерә. Моннан шундый нәтиҗә чыгарып була: һәр кылган яманлык икенче бер яманлыкны китереп чыгара. Кадыйрбирде үлсә дә, аның якыннары Идегәйне юк итәләр. (Дастанның бу турыда язган өзеге укыла). Үч артыннан үч, көч артыннан көч хәрәкәткә килә. Башлар да китә, илләр дә юкка чыга.
Укучы. Минемчә, дастан тирән мәгънәгә ия. Һәр геройның эш-хәрәкәтеннән соң тулы нәтиҗә ясарга була. Дастанда татар халкының чын йөзе чагылыш таба. Бердәмлеккә ирешәсе урында – тарткалашу, бер-береңә юл куймау һәм шуның нәтиҗәсендә дошманнарга юл ачу, ил тикле илне алдыннан әйткән сүзләре укыла.)югалту. Татарның төп фаҗигасе шунда түгелме соң? (Дастаннан Идегәйнең үләр алдыннан әйткән сүзләре укыла.)
Укучы. Мин дә шулай уйлыйм. Өстәп шуны да әйтергә телим: Идегәйнең язмышы, татар иле Алтын Урданың таркалуы безнең халкыбызга сабак булырга тиеш. Мондый хаталарны һич тә кабатларга ярамый. Кызганыч, татар халкы моны оныта, һаман саен бер үк тырмага китереп баса тора. Идегәй дә, Туктамыш хан да ерак тарихтан аваз салалардыр сыман: татар халкы, безнең хаталарны кабатламагыз, татар илен-көнен күз карасыдай саклагыз.
Укытучы. Укучылар, безгә дастан турында төп нәтиҗәне чыгарыр вакыт җитте. Әйтегез әле, “Идегәй” дастанының тарихи әһәмияте нидән гыйбәрәт?
Укучы. Дастанның төп әһәмияте шунда: ул халыкларны, милләтләрне үз үткәненә әйләнеп карарга чакыра, мең елдан да артык тарихы булган татар халкын горур булырга, дус һәм бердәм булырга чакыра.
Укытучы. Дөрес, укучылар, бөек тарихлы халык без. Безгә үткәнебез белән горурланырга, булган ялгышлардан сабак та ала белергә кирәк.