Перевод с татарского на русский алмачуар

Алмачуар (Галимҗан Ибраһимов)

Продолжаем читать татарскую классику! Имя Ибрагимова (1887-1938) носят один из проспектов Ново-Савиновского района Казани и Казанский институт истории, языка и литературы. Его рассказ «Алмачуар» («Чубарый») это история одной любви. Теперь вы можете прочитать его в адаптированном варианте.

Алмачуар. Г.Ибрагимов

No media source currently available

Миңа җиде-сигез яшь иде. Ниндидер кара йөзле, усал күзле бер башкорт үзенең кара, матур, симез биясен безгә бүләк итте. Ул аны үз кулы белән йортыбызга китерде, капка янындагы зур ташка утырды һәм дога кылды.

Авыл халкы бу эшкә гаҗәпләнде. Бу саран, усал, явыз көрәшче Әлемголның дошманы Хафизга (безнең әтигә) бия бирүе бик сәер иде! Биясе дә нинди бит: тирәякта дан тоткан ике алмачуар чабышкының анасы! Карынында бер колын бар!

Бу хәл һичкемнең башына сыймый. Безнең күрше карчык Фатыйха әби:

кара йөзле – черноликий
симез биясен – тучная кобыла
үз кулы белән китерде – здесь: привел своими руками
дога кылды – помолился
авыл халкы – жители деревни
саран – скупой
көрәшче – борец
дошман – враг
сәер – странный
тирәякта дан тоткан – имевший славу в округе
алмачуар – пегий
чабышкы – скакун
карынында – в утробе
колын – жеребёнок

Сафа карт та бу сүз белән килешә:

Башкорт боларны тыныч кына тыңлап торды да елмайды һәм хикәясен сөйләде.

Ул сөйләде, ә халыкның аптыравы шатлыкка әйләнде.

килешә – здесь: соглашается
чыгар – выйдет
усак агачы – осина
болай гына – просто так
этлек – подлость
хикәя – рассказ
аптыравы – удиввление
әйләнде – здесь: превратилось

Безнең әткәй Мөхәммәтхафиз исемле. Ул яшь чакта имән кебек таза, лачын кебек үткен, арыслан кебек көчле булган диләр. Сугышта да, көрәштә дә аны беркем җиңмәгән. Иң зур сабан туйларында да ул ерактан килгән данлыклы көрәшчеләрне җиңгән.

Менә бервакыт Чишмәдә зур сабан туе була. Монда бик ерактан көрәшчеләр, чабышкылар килә.

Безнең әти бөтен баһадирларны җиңә.

Ахырдан ябык бер кара башкорт чыга.

Кинәт данлыклы Хафиз егыла!

лачын кебек үткен – хваткий как сокол
сугышта – в драке
көрәштә – в борьбе
җиңмәгән – не побеждал
ерактан – издалека

Әтинең дуслары һәм авыл халкы моның белән килешми, тагын көрәшүне сорыйлар.

Ике як та риза була. Баһадирлар тагы түгәрәк мәйданга чыга.

Кинәт башкорт әтине тагын ега.

Мәйдан кайный!

Безнең әткәй Зариф абыйга кулын күрсәтә:

— Сынганмы, чыкканмы?

Мин ул вакыт бик кечкенә идем, әммә хәтерлим: әти кызыл сөлгесе белән яшел чапанны алды да, икенче кулын муенына асты һәм өйгә кайтып китте.

Мин аңар сүз дәшмәдем, курыктым. Әллә тирләгәнгә, әллә ачуланганга, аның йөзе кара иде.

Һәм сүзендә торды: шуннан соң сабан туйларына аяк атламады. (Аның батырлыкларын әкият итеп сөйләделәр).

ике як – обе стороны
кайный – кипит
чыккан – здесь: вывих
зарар юк – ничего страшного
сөлге – полотенце
әллә тирләгәнгә – то ли от того, что вспотел.
сүзендә торды – слово сдержал
аяк атламады – шагу не шагнул
төшегезгә дә кермәгәндер – и во сне, наверное, не снилось
хәйләләдем – (я) схитрил
күңелемә шик килде – в душе затаилось сомнение
тыя алмадым – не смог сдержать

Сабан туеннан кайттым да егылдым: сул кабыргам астында нәрсәдер тырный, чәнчи. Шулай өч ай яттым.

Бу авыру Хафизны рәнҗетүдәндер. Терелсәм, биямне аңа бирермен дидем.

Терелдем, әмма бияне жәлләдем.

Берничә ел үтте, тагын сул кабыргам астында нидер тырный, нидер чәнчи. Шулвакыт төшемә үлгән бабам керде:

Хәзер инде мин менә монда.”

Картлар гаҗәпләнделәр. Сафа бабай башкортның аркасыннан какты:

Башкалар да рәхмәт әйтәләр, яңадан дога укыйлар.

кабырга – ребро
тырный – царапает
чәнчи – колет
ахмак – дурак
җан кыйбатмы – жизнь дорога?
аркасыннан какты – похлопал по спине

Картларның сүзе дөрес: безнең йортның, чынлап та, авыр еллары иде. Әткәй кебек зур, таза, сылу абыемны сәбәпсез гаепләделәр. Авылыбызда бик бай бер кеше бар иде. Беркөн аны урманда кыйнаганнар, талаганнар. Үлгәнче ул:

Абыйны шул сәгатьтә үк алып китәләр. Хөкем булды.

Әти абыйга ярдәм итәргә тели, актык атын, сыерын бирә. Әмма булмый. Абыйны егерме елга каторгага хөкем итәләр. Без бөтенләй ярлы калабыз.

Бердәнбер апа да күрше урамдагы гармунчы Фәхригә ябышып чыкты. Әтинең «быел еллар авыр, бераз сабыр итик» дигәнен тыңламады, Фәхри белән күрше авылга барганнар да никах укытканнар.

гаепләделәр – обвинили​
талаганнар – ограбили
башкаларын танымадым – остальных не узнал
хөкем – суд
актык – последний
ярлы – нищий
ябышып чыкты – вышла замуж без разрешения
сабыр итик – потерпим

Әнкәй бик елап карады.

Әнкәй һаман күз яшьләрен сөртә-сөртә:

Әти-әнинең догасы кабул булды. Башкорт биясе безнең йортка бәхет алып килде. Әти аны икенче көнне эшкә җикте. Икенче елны әти тагын бер ат алды.

Әмма бу көз минем өчен зур кайгы китерде.

авыр хәлемне – тяжёлое состояние
куып чыгарды – выгнал
догасы кабул булды – молитва была услышана
эшкә җикте – запряг на работу
кайгы китерде – принёс беду

Бервакыт әти бия белән утынга барган. Елга аша чыкканда бия егылган һәм колынын салган. Мин бик каты еладым. Күрше малайларга алмачуар атым була дип мактанган идем бит!

Әни елаган өчен мине һаман әрли, ә әти тынычландыра:

Мин атналар, көннәр үтүен дә бармак белән санадым.

Бурлы бия буаз. Без хәзер аны җикмибез. Җиксәк тә, бик якынга гына.

Мин бияне җиккәннәрен күрәм дә елыйм:

Мин шатлыгымнан әлләкая сикерәм. Ни кушсалар, шуны эшлим.

Кайберәүләрнең бияләре инде яз башында колынлады.

Их, кайчан минем колын да шулай сикереп йөрер икән!

Шауламагыз, бирәсе әйберем әллә кайчан әзерләнгән. Тик тизрәк тусын гына!

Соңгы көннәрдә әткәй белән бик каты әрләштек.

утын – дрова​
колынын салган – жеребёнка потерял
мактанган идем – (я) хвастался
әрли – ругает
тынычландыра – успокаивает
киләсе елга – на следующий год
буаз – жерёбая
юкка – понапрасну
колынлады – родила
әллә кайчан әзерләгән – давно приготовлено
әрләштек – поругались

Колын итен бүреләр бик яраталар икән, Фәхриләрнең матур бер колыны бар иде. Төнлә шуны бүре яралаган, ди. Кичә шуны ишеттем дә, әтидән сорамыйча бияне алырга бардым. Әмма ул кайтмады, теләмәде.

Мин кайттым да еладым:

Тавык ояларыннан йомырка урладым, шырпы алдым һәм малайлар белән болынга киттем.

Көн матур. Язгы кояш нуры минем күзләремә карый, ул, ахрысы, минем шатлыкны сизәдер.

яралаган – ранил​
ишеттем – услышал
сорамыйча – не спросив
теләмәде – не захотел
асрыйк – будем держать
азык – еда
болын – луг
урладым – украл
шырпы – спичка
кояш нуры – солнечный луч
ахрысы, сизәдер – кажется, чувствует

Мин бер атуда ике куянны алмак булам: бияне дә сакларга, балык та тотарга. Малайлар балык тотарга Кондызлы күл ягына чакыралар:

Мин анда барырга риза булмадым, бияне калдырырга теләмәдем. Малайлар да минем белән калдылар.

Кармакларны, селәүчәннәр, икмәкләр, йомыркалар, шырпыларны алдык та Өзән елгасына чаптык.

Без авылдан чыкканда, көн матур, җил юк иде. Болында безгә кошлар сайрады. Минем булачак колынымның әнисе нәрсәдер уйлый кебек тоелды. Биям, син нәрсә турында уйлыйсың? Аны күргәч, малайларның берсе әйтә: «Айгыр булыр», ди; берсе «Бия булыр», ди. Миңа барыбер, тик исән-сау булсын иде.

Йомыркаларны ашадык, кармакларны җыйдык та өйгә кайтырга кузгалдык.

Малайлар һәрберсе ун-унбиш балык тотканнар.

Бия һаман шул хәлендә: ашамый, урыныннан кузгалмый, тик кенә тора. Ниләр уйлый икән минем бурлы биям!?

Өйдә бер табак бәрәңге пешергәннәр. Үземнең авыз тулы, үзем һаман бия турында сөйлим.

Әнкәй бер көлә, бер ачулана:

Синең торсаң – шул, ятсаң – шул, – ди.

Шул вакыт күрше малае килде дә:

– Закир! Закир! Сөенче! Бурлы бияң колынлады, – диде.

Мин шунда ук йөгердем.

Әти янына бардым да:

– Әткәй, әткәй, әйдә тизрәк, бия колынлаган, – дип кычкырдым.

Гаҗәп яратам мин әткәйне! Ул ачуланмады, урыныннан торды да минем белән китте.

Без әткәй белән Өзән елга буена колынны алырга киттек.

бер табак бәрәңге – целое ведро картошки​
тулы – полный
Синең торсаң – шул, ятсаң – шул. – Встанешь – это (на уме), ляжешь – это.
сөенче – радостная новость
гаҗәп яратам – страсть как люблю

Браво, если вы добрались до конца текста! Для самых стойких предлагаем пройти тест по пониманию текста и усвоению лексики.

Источник

Перевод с татарского на русский алмачуар

Алма — многозначный термин. Топонимы Алма (Альма) река в Крыму. Алма населённый пункт в штате Нью Мексико в США. Алма коммуна в Румынии, жудец Сибиу … Википедия

Алма — (жен.) Яблоко Казахские имена. Словарь значений.. АЛМА Яблоко; в переносном значении: сладкая и красивая, как яблоко. Антрополексема. Татарские, тюркские, мусульманские женские имена. Словарь терминов … Словарь личных имен

АЛМА — 1) (турец.) мера жидкостей в Турции = почти 4 штофам. 2) (немец.) пастбище на Альпах. Словарь иностранных слов, вошедших в состав русского языка. Чудинов А.Н., 1910. АЛМА тур. Мера жидкостей в Турции, около 4 штофов. Объяснение 25000 иностранных… … Словарь иностранных слов русского языка

қалмақ үй — Қалмақ халқының «гер» деп аталатын киіз үйі. Оның сүйегі кереге (терм), уық (уным) және шаңырақ (харач) ағаштарынан тұрады. Қалмақ үйдің қазақ үйінен өзгешеліктері уықтары түзу және шаңырағы шағын болады. Сондықтан оның төбесі қиық конус… … Қазақ дәстүрлі мәдениетінің энциклопедиялық сөздігі

алма — сущ., кол во синонимов: 1 • мера (250) Словарь синонимов ASIS. В.Н. Тришин. 2013 … Словарь синонимов

қалмақы — үй. Кішігірім, арзанқол үй. Қазақ үйді ақ үй, боз үй, қараша үй, лашық, күрке, итарқа, жолым үй, қ а л м а қ ы ү й, жабасалма, жаппа деп саралаған (Ә.Тәжімұратов, Шебер., 25) … Қазақ тілінің түсіндірме сөздігі

Алма-ТВ — Эта страница требует существенной переработки. Возможно, её необходимо викифицировать, дополнить или переписать. Пояснение причин и обсуждение на странице Википедия:К улучшению/8 июля 2012. Дата постановки к улучшению 8 июля 2012 … Википедия

алма — Алмагачның җимеше. Алмагач. АЛМА КҮБӘЛӘГЕ – Вак күбәләкләр төркеменнән корткыч күбәләк. АЛМА ҮЛӘНЕ – Сары чәчәкле исле үлән; рус. Ромашка пахучая … Татар теленең аңлатмалы сүзлеге

алмақ — (Орал: Жымп., Чап.; Гур., Маңғ.) аласы. Есенғалида қанша мәнет а л м а ғ ы м бар дедің? (Орал, Чап.). Қаташ дегенде а л м а қ ақшам бар еді, Жаңалықта Садықовты. кездестіріп а л м а ғ ы м д ы сұрағанымда. мені сөкті («Қ. ту», 15.05.1937).… … Қазақ тілінің аймақтық сөздігі

Алма — (Alma) Петер (Петрус) (р. 18.1. 1886, Медан, остров Суматра), голландский живописец и график. Реалист, связавший своё творчество с рабочим движением. А. создал чёткие по мысли и форме образцы революционной графики (линогравюры «В. И.… … Большая советская энциклопедия

Источник

Оцените статью
( Пока оценок нет )
Поделиться с друзьями
Uchenik.top - научные работы и подготовка
0 0 голоса
Article Rating
Подписаться
Уведомить о
guest
0 Комментарий
Старые
Новые Популярные
Межтекстовые Отзывы
Посмотреть все комментарии