Перевод стихотворения габдуллы тукая милли моннар
(Великий булгарский поэт 1886-1913)
Пусть поверят все народы
Пусть от зависти бледнеют,
Наши доблести хваля.
Источник: В саду знаний. Перевод А. Ахматовой, 1905 год.
Народные песни – это самое дорогое и ценное наследие наших предков.
Да, это дорогое наследие, ценное наследие!
Булгарские города с их оригинальной архитектурой и булгарские деревни исчезли без следа, разрушились, будто их не было.
А наше драгоценное наследие – народные песни – и пушки не разбили и стрелы не пронзили.
Пережив многие беды и напасти, они вопреки всем невзгодам сохранились в памяти народа.
Они живы и здравствуют, они всегда будут звучать…
Надо помнить о том, что народные песни – никогда не тускнеющее, чистое и прозрачное зеркало народной души.
Источник: Народная литература. Лекция в клубе «Шарык», 1910 год.
1905 год – это период первой русской революции, когда все порабощенные народы Российской империи, получили надежду на Свободу. На протяжении нескольких лет, в России была относительная свобода слова. Но, уже начиная с 1907 года и особенно с 1912, наступил период реакции. С этого времени талантливые, но бедные писатели, и поэты попадали в полную зависимость от татаристских издателей.
Габдулле Т укаю было тяжелее чем другим…
Похожая ситуация повторилась в 1917-1920 гг. а затем в конце 1980-х и в начале 1990-х годов, когда на период реальных свобод и демократии возрождалось Булгарство («Булгарлык»).
В годы Советской власти произведения Т укая подвергались строгой цензуре, чистке и, даже поправкам, со стороны татаристов.
Габдулла Т укай «Национальная мелодия» («Милли Моннар»). Избранные произведения. I том. Татгосиздат. Казань, 1953 г.
Стёрта четвертая строфа!
Књз алдымда књргђн тљсле булдым
Перевод на русский:
Я изумленно слушал, отойдя
От повседневной суеты земной,
И Ак-Идель текла передо мной.
Источник: Габдулла Т укай «Национальная мелодия» («Милли Моннар»). Избранное. Татарское книжное издательство. Казань, 1969 г.
Не вытерпел я, подошел к певцу,
Спросил, коснувшись бережно руки:
«Послушай, брат, что ты за песню пел?»
Татарин мне ответил: » Аллюки «.
Не правда ли странно Т укай повествует о Булгаре, а потом вдруг человек, предки которого разрушали Великий город, отвечает что поет » Аллюки «. Эту песню пели булгары еще до прихода татар на Волгу.
Но, странность сразу исчезает, когда читаешь оригинал:
Ќавабында миллђ тт ђшем мића :
Источник: «В саду знаний». Избранное. Татарское книжное издательство. Казань, 1969 г.
Мы должны вступить, о братья, на прогресса мудрый путь.
Источник: Г.Тукай. Былтырнын, хисабы. Эсэрлэр, дурт томда. Казань, 1977г, стр.166
Әдәбияттан эш дәфтәре
Әдәбият. 6 нчы сыйныф
Г.Тукай «Милли моңнар»
Кечкенәдән үк күңелемә урнашкан җырлар сөймәкемнән миндә туган телебезне сөю тугъды. Әгәр миңа җырлар ярдәм итмичә, мин соң. туган телебезне сөймәк кеби бер олугъ нигъмәткә малик була алыр идеммени? (Г.Тукай)
«Тукай турында истәлекләр» китабында (Казан, 1986.) шагыйрьнең гомере буе җыр яратуы, күп җырлавы, дуслары белән дә бергәләп җырлавы турында әйтелә (42, 44, 52, 102, 218, 219 б.).
Күз алдыбызга китерик, укучылар. Казанның «Амур» кунакханәсендә бер бүлмә. Шагыйрь, кызу мичкә аркасын терәп, җылынырга тырыша. Ул шулай сәгатьләр буе җылына. Шунда янында калган дустына сүз куша: «Я башкорт, җырлаек әле». Шагыйрь «җырлаек»ны башкорт акценты белән әйтергә тырыша. Дустын ул, Уфа ягы, Ашказар буеннан булганга, башкорт булмаса да, шулай дип атый. Мондый очрашуларда алар һаман шул «Әллүки»не җырлыйлар.
Ишеттем мин кичә: берәү җырлый
Чын безнеңчә матур, милли көй.
Илһам Шакиров башкаруында «Милли моңнар»ны тыңлыйк.
Көй, ишеткәнегезчә, сүзләре белән дә, моңы белән дә, сихерләп өздереп-өздереп яңгырый. Көй фонында шагыйрьне күз алдына китерегез.
— Йөзе, басып яки утырып тору рәвешләре нинди аның?
— Нишләп бу кадәрле борчулы ул?
— Нәрсәләргә күңеле тырнала?
— Күңел күзе нәрсәләргә төбәлгән?
— Ни өчен тарихыбызның 300 елын иңләп аласы итте икән?
Хәзер әсәрне Фоат Галимуллин укуында тыңлыйк:
Әсәрне эчтән генә үзегез укып чыгыгыз.
МИЛЛИ МОҢНАР
(«Зиләйлүк» көенә)
Ишеттем мин кичә: берәү җырлый
Чын безнеңчә матур, милли көй;
Башка килә уйлар төрле-төрле, –
Әллә нинди зарлы, моңлы көй.
Өзелеп-өзелеп кенә әйтеп бирә
Татар күңле ниләр сизгәнен,
Мескен булып торган өч йөз елда
Тәкъдир безне ничек изгәнен.
Күпме михнәт чиккән безнең халык,
Күпме күз яшьләре түгелгән,
Милли хисләр белән ялкынланып,
Сызылып-сызылып чыга күңленнән.
Хәйран булып, җырны тыңлап тордым,
Ташлап түбән дөнья уйларын,
Күз алдымда күргән төсле булдым
Болгар һәм Агыйдел буйларын.
Түзалмадым, бардым җырлаучыга,
Дидем: “Кардәш, бу көй нинди көй?”
Җавабында милләттәшем миңа:
“Бу көй була, диде, Әллүки!”
Әсәрнең жанрын ачыклыйк. Әсәрдә нәрсә гәүдәләнә? (шигырьдә халыкның ачы язмышы, моң-сагышлары белән сугарылган җыр тәэсирендә туган шагыйрь уйлары, хис-кичерешләре гәүдәләнә. Нигезендә киеренке эмоциональ фикер ята. Мондый әсәр лирик шигырь була.)
Шигырьдә нинди образлар хәрәкәт итә? (Кичереш, шагыйрь, көй, җырчы, сүз-образлар.)
Хәзер һәр образны күзаллап чыгыйк.
Шагыйрь-лирик герой кичерешләрен күзәтик. Ул ничек хәрәкәт итә?
Ишеттем мин кичә: берәү җырлый.
Башка килә уйлар төрле-төрле.
Хәйран булып җырны тыңлап тордым.
Түзалмадым, бардым тыңлаучыга.
Әйе. (Лирик герой кичерешләре, күңел дулкыннары киеренкеләнә барып гәүдәләнә.)
Көй. Ул нинди? Ул ни өчен лирик геройга шулкадәр тәэсир итә?
Сүз-образларны карап үтик.
Җырчы (җырлаучы) нинди образ? (Гаять зур гомумиләштерүче образ. Ул да үз язмышын халык язмышы белән бәйләгән изге бер зат булып күз алдына килә.)
Лирик герой аңа кем дип эндәшә? (Лирик герой аңа, үзенә тиң күреп, «кардәш» дип мөрәҗәгать итә, аны милләттәше дип саный.)
Әйе. Ике кешенең, нәкъ менә татар ир-атларына хас булганча, ике сүз белән дә үзара аңлашу диалогы әсәрнең халыкчанлыгын куәтләп торучы поэтик чара булып әверелгән.
Әсәрнең төзелешенә күз салыйк.
Игътибар иттегезме икән. Шагыйрь шигыренең исем астына «Зиләйлүк» көен дип язган. Ни өчен дип уйлыйсыз?
Җавап бирә алмасагыз, Шигырь строфаларындагы иҗекләрне санап карыйк.
И-шет-тем мин ки-чә: бе-рәү җыр-лый (10)
Чын без-нең-чә ма-тур, мил-ли көй; (9)
Баш-ка ки-лә уй-лар төр-ле-төр-ле, – (10)
Әл-лә нин-ди зар-лы, моң-лы көй. (9)
Шигырьне халык җыры белән чагыштырып карыйк.
Кара да г(ы)най урман уртасында (10)
Төлке уйный торган җирләр бар; (9)
Типсен безнең йөрәк, сүнмәсен дәрт, (10)
Дәртлеләргә якты юллар бар. (9)
Ике әсәрне чагыштырыйк. Габдулла Тукайның «Милли моңнар»ыннан сыкрану, ыңгырашу авазлары ишетелми. Аның тирән һәм нечкә хисләре күп төсмерле булып ташый: анда сагыш та, халык үткән юл да, тарихта калган эзләр белән горурлану даничәмә-ничә гасыр халыкны мескен хәлгә куеп изгән хөкүмәткә-җәмгытькә ачы нәфрәтһәм протест та бар. Болар бар да бер лирик хисләр генә түгел, карендәш-милләттәшләребезнең күңел дулкыннары булып, халык символы булып кабул ителә. «Хәйран калып» тыңларлык итеп җырлый ул, халыкның рухи кыйммәтләренең берсенә (җырга) ия булу белән бергә, милләтнең язмышыннан да, таримхыннан да хәбәрдар, халык моңнарын киләчәк буыннарга тапшыручы интеллигентлы зат булып та күз алдына килә. Шуңа күрә «Милли моңнар» яратып укыла, Тукайча «хәйран калып» тыңлана, һәм шуңа күрә дә «. бу кыйммәтле мирас дидекемез халык шигырьләрен туплар да ватмады, уклар да кадамады. Алар һаман да халык күңелендә. калдылар, алар сәламәт әле, алар яңгырый әле.»
Нәтиҗә ясыйк.
«Милли моңнар» шигыренең әһәмияте нәрсәдә дип уйлыйсыз?
М.З.Зәкиев болай дигән: «Милләтне милләт итеп саклауда һәм үстерүдә Тукай, туган теле белән бергә, милли көйләребез, милли җырларыбыз әһәмиятен дә ачык күрә һәм күрсәтә».
Сәхифәне әзерләү өчен, С.Исмәгыйлеваның «Ишеттем мин кичә: берәү җырлый. » исемле мәкаләсе («Мәгариф» журналы, №3, 2011, 6-8 б.) һәм «Мирас» китапханәсе ресурслары файдаланылды.
ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.
2012-11-18 09:21:20 Матурым: Габдулла Тукайны без яратабыз.
2012-09-15 12:38:29 Альбина: Бик яхшы.
© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.
Водяная
(Со слов деревенского мальчика)
I
Летний день. Горячий воздух. В нашей речке сам не свой.
Волны трогаю руками и бодаю головой.
Так играл, нырял, смеялся, может, час иль полтора
И подумал, что не скоро разберет меня жара.
Вдруг чего-то забоялся — из воды скорей бегом.
Никого со мною рядом, тишина стоит кругом.
Уходить уже собрался и увидел в трех шагах:
Ведьма страшная присела молчаливо на мостках.
И на солнышке сверкает гребешок златой в руке —
Он, волос ее касаясь, отражается в реке.
Заплела колдунья косы, в речку прыгнула она,
И тотчас ее сокрыла набежавшая волна.
Тут тихонько я подкрался и увидел: на мостках —
Гребешок, забытый ведьмой, что блестел в ее руках.
Оглянулся: тихо, пусто, гребень рядышком лежал,
Я схватил его мгновенно и в деревню побежал.
Без оглядки мчусь, а тело всё трясется, всё дрожит.
Ах, беда какая! Вижу: Водяная вслед бежит.
И кричит мне: «Стой, воришка! Подожди, не убегай!
Стой! — кричит, не унимаясь, — Гребень, гребень мне отдай!»
Я бегу, она за мною, слышу, гонится за мной.
Мчусь. В глазах земли мельканье. Воздух полон тишиной.
Так достигли мы деревни. По деревне понеслись.
И тогда на Водяную все собаки поднялись.
«Гав» да «гав» за ней несется, и собачий громок лай,
Испугалась Водяная, убегать назад давай!
Страх прошел: и в самом деле миновала вдруг беда.
Эй, старуха злая, гребня ты лишилась навсегда!
Я пришел домой и маме этот гребень показал.
«Пить хочу, бежал я долго, утомился», — ей сказал.
Обо всем поведал сразу. И, гребенку теребя,
Мать стоит, дрожа, о чем-то размышляет про себя…
Солнце в небе закатилось. Тихо сделалось кругом.
Духовитою прохладой летний вечер входит в дом.
Я лежу под одеялом. Но не спится всё равно.
«Тук» да «тук» я различаю. Кто-то к нам стучит в окно.
Я лежу, не шелохнувшись, что-то боязно вставать.
Но во тьме, от стука вздрогнув, пробудилась сразу мать.
«Кто там? — спрашивает громко. — Что за важные дела?
Что б на месте провалилась! Чтоб нелегкая взяла!»
«Водяная я. Скажите, где златой мой гребешок?
Днем украл его на речке и умчался твой сынок».
Из-под одеяла глянул: лунный свет стоит в окне.
Сам дрожу от страха: «Боже, ну куда же деться мне?»
Мама гребень разыскала и в мгновение одно
Водяной его швырнула и захлопнула окно.
И, встревожась не на шутку, ведьму старую кляня,
Мать, шагнув к моей постели, принялась и за меня.
С той поры, как отругала мать меня за воровство,
Никогда не трогал, знайте, я чужого ничего.
