Перевод текста кызыклы шэкерт

Кызыклы шәкерт
план-конспект урока по теме

Урок по татарскому языку

Скачать:

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы

муниципаль бюджетлы гомуми белем учреждениесе

Юеш Көрнәле урта гомуми белем бирү мәктәбе

Тема: Габдулла Тукай «Кызыклы шәкерт» шигыре

Зарыпова Гөлшат Хөрмәт кызы

Тема: Габдулла Тукай «Кызыклы шәкерт» шигыре

Максат: 1. Г.Тукайның «Кызыклы шәкерт» шигырен өйрәнү;

Г.Тукайның иҗаты тормыш юлы белән танышу;

2.Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

3. Кечкенәдән эшкә тырышлыкны тәрбияләү.

Сыйныф: 3 (рус төркеме)

1) уңай психологик халәт тудыру;

2) дежур укучы рапорты;

3) укучыларның бер-берсенә комплиментлар әйтүе.

Барыбыз бергә баскан килеш Г. Тукайның “Туган тел” җырын җырлау

— Укучылар бүген кем турында сөйләшкәнебезне аңлагансыздыр инде. Татар халкының бөек язучысы Г.Тукай турында.

-Укучылар, әйтегез әле, Г.Тукай кайчан туган?

— Ә шагыйрьнең нинди әсәрләрен беләсез?

— Су анасы, Шүрәле, Туган тел.

Ә хәзер Г.Тукайга багышланган презентацияне карау

Менә сез аның берничә әсәрләрен атадыгыз. Бүген без Г.Тукайның «Кызыклы шәкерт» шигырен өйрәнербез.

— Укучылар, «Кызыклы шәкерт» шигырен укыганда сезгә аңлашылмаган сүзләр очырар. (Тактада авыр сүзләр язылган, бергәләп бу сүзләр өстендә эш)

— Хәзер без сезнең белән бу шигырьне карап китәрбез. Сез игътибар белән тыңлагыз, шигырь нәрсә турында икән?

VI. Cорауларга җавап бирү.

-Әйтегез әле сүз нәрсә турында бара?(Про что этот стих)

VIII. Шигырьне сәнгатьле итеп укырга өйрәтү.

Ә хәзер без Г.Тукайга багышланган тестны эшләп китәрбез.

1. Г.Тукай язган шигырьне тап

2. Габдулла Тукайның туган елы.

3. Г.Тукай кайсы халык шагыйре?

— Аның нинди шигырен укыдык?

— Әйе, без бүген Г.Тукай иҗаты турында сөйләштек, аның шигырьләрен тыңладык. Билгеләр.

Г.Тукайның “Кызыклы шәкерт” шигырен ятларга. Шигырьнең эчтәлегенә карата рәсем ясарга. Сораулар булмаса дәрес тәмам, чыгарга мөмкин.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Исем, сыйфат, фигыль сүз төркемнәрен кабатлау.Максат: дәрестә сүз төркеме турында алган белемнәрне кабатлау һәм ныгыту өстендә эшләү;Укучыларның сөйләмен төзекләндерү һәм фикер йөртү сәләтен үстерү;Та.

1 нче сыйныф өчен математик диктант.

Татарстан Республикасы Сарман муниципальрайоныКүтәмәле төп гомуми белем бирү мәктәбе Ачык чара Кызыклы сүзләр һәм саннар дөньясындаҮткәрүче: башлангыч класс укытучысыАбдуллина Кадрия Г.

Математическая игра для начальных классов.

Бу түгәрәккә алынган уеннар, мавыктыргыч күнегүләр. табышмак. башваткычлар, кызыклы әңгәмәләр укучыда ана теленә мәхәббәт тәрбияләр, телгә карата тирән кызыксыну уятыр дип өметләнәм.

Технологическая карта урока татарского языка для русскоязычных детей в 1 классе.

Мин,син,ул алмашлыклары җөмләләрдә куллану. Мин,син,алмашлыкларын актив кулланырга өйрәнү. [гъ] авазы белән танышу.

Источник

Габдулла Тукайның балалар өчен шигырьләре

Әйдәле, Акбай! өйрән син, арт аягың берлә тор;
Аума, аума! туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!

— Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;
Мин туганга тик ике айлап булыр йә өч кенә.

Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;
Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.

— Ах, җүләр маэмай! тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул:
Картаеп каткач буыннар — эш белү уңгайсыз ул!

Күрче, бик чынлап керешкән эшкә безнең Ламига:
Бар уе — бер бик матур күлмәк тегү Курчагына.

«Күлмәгем кайчан бетәр?» — дип, Курчагы яткан, көтә;
Көтми хәл юк, бер тәти күлмәк кирәк — бәйрәм җитә.

Ә Песи яшрен генә яткан, кәтүкне күзлидер;
«Тукта селкенмәсме?» — ди ул; бер дә җаны түзмидер.

Ул хәзер сикрер менә, хәзер тотар, хәзер басар;
Ул кәтүкне уйнатыр, уйнар, үзенә шар ясар.

Кайгысы юк ул Песинең, тик һаман уйнау уе;
Бик шаян! Ай-һай, наян! Уйнарга хәзер көн буе!

Безнең Гали бигрәк тату Кәҗә белән,
Менә Кәҗә карап тора тәрәзәдән.

Гали аны чирәм белән кунак итә,
Кәҗә рәхмәт укый — сакалын селкетә.

Һич сине куркытмасыннар шүрәле, җен һәм убыр;
Барчасы юк сүз — аларның булганы юктыр гомер.

Җен-фәлән дип сөйләшүләр искеләрдән калган ул;
Сөйләве яхшы, күңелле — шагыйранә ялган ул.

Һич өрәк, албасты булган сахралар, кырлар да юк;
Шүрәле асрап ята торган кара урман да юк.

Син әле үс һәм укы күп, шунда аңларсың барын;
Мәгърифәт нуры ачар күп нәрсәләрнең ялганын.

Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын
Оя итте минем сөйгән Карлыгачым.

Ул көн буе аузы берлән балчык ташый,
Балчык берлән матур итеп оя ясый.

Күп эшләде иренмичә; бара-бара
Чыгарды ул матур-матур балалар да.

Ачыксалар Карлыгачның балалары,
Чебен-черки тотып кайта аналары.

Карлыгачым ямьсез озын кара төндә
Каты йоклый оясында, алмый тын да.

Бер канатының астына тыга башын,
Уянмый ул,- бөтен кеше тавышлансын.

Күк күкрәсен, ялтыр-йолтыр килсен яшен,
Төн буена нинди каты җил исмәсен,-

Ни булса да, бары да бер аның өчен, —
Уянмый ул, селкетми дә борын очын.

«Бала белән күбәләк»

Әйт әле, Күбәләк,
Сөйләшик бергәләп:
Бу кадәр куп очып
Армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың?
Ничек көн күрмешең?
Сөйләп бирче тезеп,
Табаламсың ризык?

Мин торам кырларда,
Болында, урманда;
Уйныймын, очамын
Якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя
Кояшның яктысы;
Аш буладыр миңа
Чәчәкләр хуш исе.

Тик гомрем бик кыска:
Бары бер көн генә,—
Бул яхшы, рәнҗетмә
Һәм тимә син миңа!

Мәдрәсәгә китәр бу;
Тыршып сабак укыгач,
Галим булып җитәр бу.

Йокла, угълым, йом күзен,
Йом, йом күзең, йолдызым;
Кичтән йокың кала да,
Егълап үтә көндезең.

Әлли-бәлли көйләрем,
Хикәятләр сөйләрем;
Сина теләк теләрем,
Бәхетле бул, диярем.

Гыйззәтем син, кадрем син,
Минем йөрәк бәгърем син;
Куанычым, шатлыгым
Тик син минем, синсең, син!

Бик матур бер җәйге көн: өстәл янында бер Сабый
Ян тәрәзә каршысында иртәге дәрсен карый.

Чын күңел берлән укый ул, кат-кат әйтеп һәр сүзен;
Бик озак шунда утырды, бер дә алмастан күзен.

Шул чагында бу Сабыйны чакыра тышка Кояш:
«И Сабый, ди, әйдә тышка, ташла дәрсең, күңлең ач!

Җитте бит, бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман;
Чыкчы тышка, нинди якты, нинди шәп уйнар заман!»

Бу Кояшның сүзенә каршы җавабында Бала:
«Тукта, сабрит, уйнамыйм, ди, уйнасам, дәрсем кала.

Көн озын ич, ул уенның мин һаман вактын табам,
Чыкмамын тышка уенга, булмыйча дәрсем тәмам».

Ул, шулай дип, кимчелек бирми укырга дәртенә,
Бик каты ихлас белән чынлап ябышты дәрсенә.

Өй түрендә шул заман сайрый ботакта Сандугач,
Ул да шул бер сүзне сайрый: «Әйдә тышка, күңлең ач!

Җитте бит, бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман,
Чыкчы тышка, нинди һәйбәт, нинди шәп уйнар заман!»

Сандугачка каршыга биргән җавабында Бала:
«Юк, сөекле Сандугачым, уйнасам, дәрсем кала.

Туктале, бетсен дәрес, ди, әйтмәсәң дә уйнарым,
Син дә сайрарсың матурлап, мин авазың тыңларым!»

Ул, шулай дип, һич зарар бирми укырга дәртенә,
Бик каты ихлас белән чынлап кереште дәрсенә.

Шул вакытта өй түрендә бакчада бер Алмагач
Чакыра тышка Сабыйны: «Әйдә тышка, күңлең ач!

Бик күңелсездер сиңа эштә утырмак һәрвакыт,
Әйдә, чык син бакчага, җитте хәзер уйнар вакыт!»

Алмагачның сүзенә каршы җавабында Бала:
«Юк, сөекле Алмагачым, уйнасам, дәрсем кала.

Тукта, сабрит аз гына, ди, и кадерле Алмагач,
Һич уенда юк кызык, дәрсем хәзерләп куймагач».

Күп тә үтми, бу Бала куйды тәмамлап дәрсене,
Куйды бер читкә җыеп дәфтәр, китапны — барсыны.

Чыкты йөгреп бакчага: «Иә, кем чакырды, дип, мине?
Әйдә, кем уйный? Тәмам иттем хәзер мин дәрсеми!»

Шунда аңгар бик матурлап елмаеп көлде Көяш,
Шунда аңгар кып-кызыл, зур алма бирде Алмагач;

Шунда аңгар шатланып сайрап җибәрде Сандугач,
Шунда аңгар баш иделәр бакчада һәрбер агач.

Кызык сезгә, яшь балалар, кышкы кичтә!
Җылы өйдә утырасыз якын мичкә;
Утырасыз рәхәтләнеп, тезелешеп,—
Шатлык сезгә, уңайсызлык килми һич тә.

Һичкайсыгыз таныш түгел хәсрәт берлә,
Утыргансыз матур гына, рәт-рәт берлә;
Кышкы кичнең озынлыгын сизмисез дә
Әнкәгезнең сөйләгәне әкият берлә.

Тышта иссен ачы җилләр, тузсын карлар,
Өй түбәсе саламнары килсен тар-мар,
Суыклыктан очар кошлар очалмасын,—
Сезнең урын җылы, әйбәт,— ни кайгы бар?

Төшсен ләкин исегезгә кайсы вакыт:
Һәркемгә дә бирелмәгән мондый бәхет;
Ятим калган сабыйлар бар, бәхетсезләр,
Ата-анасы вафат, җирсез һәм йортсызлар.

Мондый кышкы кичтә сыгъныр урыннары
Аларның юк, өши бите, борыннары;
Үлми калса яхшы алар салкынлыктан,
Кайберсенең, шуннан була үлемнәре.

Очрый калса сезгә шушындый ярлылар,
Яшьле күзле, моңланганнар вә зарлылар,—
Яшь балалар! аларны сез яратыгыз,
Җылы сүзләр әйтеп, сөеп юатыгыз!

«Чыршы»

Саргаядыр көз көнендә һәр агач яфраклары;

Юк яшеллекләр хәзер, урман вә сахра сап-сары.

Саргая таллар, усаклар, алмагачлар һәм каен;

Хәстә төсле, арта сары төс алар да көн саен.

Үз төсен үзгәртми саклаучы арада берсе бар:

Көз көне һәм кыш буе саргаймый торган чыршы бар.

Источник

МАОУ СОШ №52 города Тюмени

Методические документы

Урок по творчеству Г.Тукая. Кызыклы шэкерт Ильясова Л.Х.

Методическая разработка урока татарской литературы во 2-м классе.

Учитель татарского языка и литературы

Ильясова Лена Хабибулловна

МАОУООШ №52 города Тюмени

Тема: Жизнь и творчество Г. Тукая и работа над стихотворением «Забавный ученик»

Тип урока: открытие новых знаний

Цель и ожидаемый результат:

познакомить учащихся с жизнью и творчеством Г. Тукая и со стихотворением «Забавный ученик»

Методы: проблемно-поисковый, объяснительно- иллюстративный, работа в группах, использование ИКТ.

Формы обучения: коллективная, групповая, индивидуальная.

Оборудование:
– компьютер, проектор, экран, листы с заданиями на партах,видео материал, учебник «Татарской литературы», К.С. Фаттхуллова, 2 кл, первая часть.
— разноцветные карандаши.

-Желаю вам доброго дня!

Проговорим девиз урока:

И по- русски знай хорошо,

И по- татарски знай хорошо,

— Чтобы узнать тему нашего урока нужно будет решить ребус? (слайд 1)

— Сегодня ребята, мы будем знакомиться с жизнью и творчеством Г.Тукая и его стихотворением «Забавный ученик»

— Что же будем определять на уроке?

— Назовите цель нашего урока (формировать умение определять тему и главную мысль произведения)- на доске открывается запись цели урока.

а) Биография писателя.

— Я расскажу, а вы должны услышать, и потом в группах составить кластер.

Учащиеся заполняют кластер в группах.

— Какую задачу урока мы уже решили? (Узнали биографию)

б) Словарная работа – на экране, у детей на партах на листах.

— Соединить стрелкой слово с его определением.

Ятим кала-остается сиротой

Самопроверка по записям на экране.

— Какую работу мы выполнили? Что дальше будем делать?

Физминутка (повторяют движения под татарскую плясовую музыку)

в) А сейчас мы просмотрим видео фрагмент со стихотворения «Забавный ученик». А вы приготовьтесь отвечать на вопросы после просмотра.

-Какая основная мысль этого произведения?

-Давайте ещё раз перечитаем цепочкой.

г)Работа над текстом. Как вы думаете, Акбай маленький?

(Акбай маленький ему всего два месяца или три от роду))

-Чему мальчик учит Акбая?

(Стоять на задних сапках)

-А хочет ли Акбай учиться?

(Нет, не хочет он говорит что хочет играть и резвиться и баловаться.)

— А какая главная мысль стихотворения? Что хотел нам сказать автор?

(Что нужно стараться работать и учиться с детства, с молодых лет)

Выберите нужную пословицу, которая точнее передаст смысл стихотворения.

И воину нужен отдых.

Тот кто трудиться найдет выход и забъет гвоздь в камень.

Работоспособный счастье свое найдет в труде, а ленивый счастье увидит во сне.

-Зачем же Тукай написал это стихотворение?

-О чём вы задумались, прочитав его?

-Какова была цель урока?

— Достигли ли мы цели?

–Так с каким же произведением мы сегодня познакомились? Чтобы бы вы хотели сказать автору за такое прекрасное произведение?

–Спасибо, за ваши поучительные произведения, за то, что Вы нас учите трудится и любить учение…

А сейчас, ваши одноклассники Наиль и Рашид инсценируют стихотворение Г.Тукая «Забавный ученик».

Урок подходит к концу, я бы попросила поднять карандаш красного цвета, тем у кого сейчас хорошее настроение и нет поводов для грусти, и поднимите синий карандаш,те у кого настроение по каким-то причинам испортилось.. спасибо.

— Закончите предложение: (На экране)

Мне было интересно…

Мне больше захотелось узнать.

Татар әдәбияты дәреснең методик экәртмәсе 2-нче сыйныф.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Ильясова Лена Хабибулловна
Төмән шәһәренең 52-нче мәктәбенең

Тема: Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты һәм «Кызыклы шәкерт» шигыре остендә эш.


Дәреснең тибы: яңа белем
ачу.

Русча да яхшы бел
Татарча да яхшы бел
Икеседә безенен өчен
Иң кирәкле яхшы тел!

Батырга да ял кирәк.

Тырышкан табар, ташка кадак кагар.

Эш яратканның куңеле эштә, эш белмәгәннең йокыда.

-Нигә Тукай язган бу шигырны?
-Сездә бу әсәр ниди хисләр тудырды?(Габдулла Тукай безне бу әсәрдә ялкауланмаска өйрәтте, эшне укуны үз вакытында булдырырга.)
-Дәреснең максаты нәрсәдә иде?.
— Без ул максатларга ирештекме?
4. Рефлексия.
– Нинди әсәр белән без бүген таныштык? Сез Г.Тукайга бу әсәре өчен нинди сузләр әйтер идегез?
(Рәхмәт, сезнең гыйбрәтле әсәрләрегезгә, безне өйрәткәнегезгә, хезмәткә һәм укуга өндәүегезгә)

Хәзер сезгә сыйныфташларыгыз Наиль белән Рашид инценировка күрсәтеп китерләр Г.Тукайның «Кызыклы шәкерт» шигырен.

Источник

Оцените статью
( Пока оценок нет )
Поделиться с друзьями
Uchenik.top - научные работы и подготовка
0 0 голоса
Article Rating
Подписаться
Уведомить о
guest
0 Комментарий
Старые
Новые Популярные
Межтекстовые Отзывы
Посмотреть все комментарии